10 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Театр яратасызмы? Китапханәгә барыгыз!
2014 елның 1 сентябрендә Зелёная Роща авыл китапханәсендә "Җан" ("Душа") дип аталган Китап театры ишекләрен ачты. Бу чираттагы гадәти чара гына түгел, ә Елена һәм Геннадий Тимченколарның Хәйрия фонды тарафыннан үткәрелгән "Кече шәһәр һәм авылларның мәдәни бизәге" Бөтенроссия бәйгесендә җиңеп чыккан проект кысаларында оештырылган чара иде.
-
“Вәринҗә” бәйрәме
Ямьле җәй, хуш исләрен калдырып, сиздерми генә узып та китте. Уңган хуҗабикәләр төрле нигъмәтләрен, сөенеч-шатлыкларга төреп, тәмле-татлы итеп, кышка ризык - кайнатма әзерләп куйдылар. Илебездә, Аллага шөкер, көн саен яңа бәйрәмнәр туып тора. Нинди генә бәйрәмнәр юк хәзер! Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, Татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре дә күптән түгел бөгелмәләрне яңа...
-
Лаеклы тормыш нигезе ул
Салымнар дәүләтнең дәүләт булып яшәве өчен иң мөһим шартларның берсе булып тора. Салымнарсыз казна булмый, казна булмаса, дәүләт тә юк. Кешенең шәхес булып җитлегүенә нигез балачактан салына. Димәк, алар күңеленә башлангыч салым белемнәрен дә нәкъ менә мәктәптә укыган чакта кертә башлау зарур. Чөнки яшьләребез тәртипле, законны хөрмәт итеп яшәүче салым...
-
Эшмәкәрләр игътибарына!
2014 елның 2 октябренә кадәр дәүләт ярдәме программасында (лизинг-грант) катнашу өчен заявкалар кабул ителә. Җентекле мәгълүматны Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының икътисад бүлегеннән ала аласыз. Телефон: 6-83-26.
-
Халык участковые
Ил күләмендә "Халык участковые" конкурсы инде өченче ел рәттән уздырыла. Иң яхшы участок хезмәткәрен халык интернетта тавыш бирү юлы белән ачыклый. Бүгенге көндә Россия Эчке эшләр министрлыгында 46 мең хезмәткәр учас-токларда хокук бозуларны булдырмау өчен тырыша. Бәйгенең сайлап алу туры 11 - 20 сентябрь көннәрендә уза. Анда участок полицейские булып...
-
Татар гимназиясендә
Белем бәйрәме көнне шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе ишекләрен 27 бала тәүге тапкыр атлап керде. Узган уку елында ирешкән уңышлары өчен уку йортының алдынгы мөгаллимәләре һәм укучыларына Дипломнар һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Гимназия директоры Фәнис Гайнуллин бәйрәм тантанасында катнашучыларны Белем көне белән тәбрик итте. 1 нче сыйныфка...
-
Әзерлек эшләре
8 сентябрь көнне хакимият бинасының кече киңәшмәләр залында шәһәр һәм районда атналык вакыйгаларга йомгак ясалды. Киңәшмә эшенә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов җитәкчелек итте. Узган атнадагы башкарылган эш-ләргә йомгак ясалганнан соң, агымдагы атнада булачак вакыйгалар планы расланды. Төп бурычлар итеп җылыту сезонына хәзерлек; агач һәм куаклар утырту эшен...
-
Сентябрь ярминкәләре
Көзге муллык, ниһаять, басу-кырлардан, бакча түтәлләреннән сату мәйданнарына күчте - Алтын көз ярминкәләре башланды.
-
Дөрес язу көне
"Каләм өйрән, каләм изгегә тартыр, каләм белгән кешенең бәхете артыр." Шундый шигарьгә ияреп, Бөгелмә педагогия көллиятендә дөрес язу күнекмәләрен тәрбияләү акциясе үтте. Өлге рәвешендә студентларга диктант яздырылды, сүз байлыгы һәм грамматик кагыйдәләр беркетелде, әдәби телне камил белүчеләр сайлап алынды. Җәмгыятьтә аралашу чарасы булып хезмәт иткән һәм һәр милләттә үзгә, үзенчә...